Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышлап (6+)
27апрель көнне 13 нче санлы китапханә үткәргән «Без Тукай оныклары» дигән шигърият бәйрәмендә балалар татар шигърияте һәм мәдәнияте дөньясына кереп чумды: алар шигырьләр тыңлады һәм укыды, шагыйрьнең шигырьләрен рольләргә бүлеп укып күрсәтте, «Яңгыр илә кояш», «Бала белән күбәләк» һ.б. шигырьләрен сәхнәләштерде һәм аның әсәрләренә язылган җырларны ишетте. Шулай ук, чара барышында укучылар татар халкының бөек улы турында замандашларының истәлекләрен тыңлады, шагыйрьнең иҗади тормышыннан, балачагы, укыган еллары һәм мәдрәсә тормышыннан иң истә калырлык битләрен искә төшерде. |